Өлкәннәр көненә бәйрәм кичәсе (18+)

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Чәй өстәле артында күңел ачабыз» дигән кичә уздырды.

фото
20211004_120822
20211004_121318
20211004_122253 (1)
20211004_121522

Дәүләт советы депутатлары Әхәт Насыйх улы Галәветдинов, Эдуард Рафаил улы Фәттаховтан, «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Сергеевна Исаевадан кунаклар адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Алга таба чарада катнашучылар чәй тарихына танып белү экскурсиясе кылды: аның тарихы, төрле илләрдә чәй әзерләү гореф-гадәте белән таныштылар, дөньядагы иң кыйммәтле чәй – «Зур кызыл халат», уникаль сорт гэммайтя турында кызыклы фактларны белделәр.  
Кичә программасында шулай ук иң яхшы чәй әзерләү рецептына, чәй янына иң яхшы камыр ризыгы пешерү буенча бәйгеләр узды. Әдәби әсәрләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, «Чәй алфавиты», «Нинди чәй икәнен бел» уен-викторинасында катнаштылар. 78 нче Пушкин пролицее укучылары кунакларны бәйрәм концерты программасы белән куандырды. Чарага килгән тамашачылар өчен матур җырлар, тетрәндергеч шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр биелде.
Бәйрәм татлы күчтәнәчләр белән дустанә рухта чәй эчү белән тәмамланды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: